Югары Осланның “Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хокук саклау характерындагы берничә чара узды. Шулар арасында масшаблы район акциясе, спорт ярышлары, рәсем бәйгеләре. Әлеге чаралар "Наркотиксыз тормыш" айлыгы кысаларында үткәрелде.
Шулай ук оештыручылар "Сайлау синең кулыңда" дигән төркемле дәрес үткәргән. Дәрестә балалар "Иван царевич һәм табакерка" дигән мультфильм карады һәм аның сюжеты буенча фикер алышты.