Бүген Минзәлә районының “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгынга каршы балалар куркынычсызлыгы" дигән профилактик әңгәмә үткәрелде. Белгечләр балаларны гәдәттән тыш хәлләрдә үзләрен дөрес тотарга өйрәтте, утның кеше тормышында уңай һәм тискәре якларын билгеләп үтте.
Приют тәрбияләнүчеләре җитезлеккә үткәрелгән ярышларда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Белгечләр фикеренчә, әлеге әңгәмә ярдәмендә балалар янгын турында дөрес нәтиҗә ясадылар.