Азнакай районынды яшьләр фестивале узды

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Азнакайда предприятие яшьләре, лидерлары һәм мәктәп укучылары күчмә фестиваль оештырды. Әлеге чара “Сайларга вакыт!” профориентацион программасы кысаларында узды. Спорт һәм туризм базасында лагерь урнаштырылды.

Катнашучылар эшче һәм инженерлык профессияләренең абруен күтәрү, яшьләрне Азнакай районында төпләндерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Азнакайның эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре теләүчеләргә мобиль офиста тестлар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International