Түбән Каманың приютында тәрбия алучылар әкияттә кунакта булдылар

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бишенче номерлы шәһәр китапханәсенә бардылар.

Китапханә хезмәткәрләре Александр Пушкин иҗаты белән бәйле чара үткәрделәр. Әлеге бәйрәм Бөтенроссия Пушкин көне кысаларында узды.

Оештыручылар балаларга Пушкин әкиятләре буенча компьютер презентациясен күрсәттелә. Шулай ук, "Балкыш" приютында тәрбия алучылар тематик викторинада катнашты һәм "Сказ о попе и его работнике Балде" дигән мультфильм карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International