Бөгелмәнең “Ялкын” приютында «Эт – иң гадел дус» дигән чара узды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Эт – иң гадел дус" дип аталган чара узды. Бирегә токымлы эт караучы район кешеләре чакырылган иде.

Чара барышында эт хуҗалары дрессировка турында сөйләделәр, әлеге хайван белән көтелмәгәндә очрашу, тормышка куркыныч янау очрагы вакытында нинди чаралар кулланырга мөмкин кебек сорауларга җавап бирделәр.

Балалар бик сирәк һәм популяр эт токымнары турында күп һәм кызыклы мәгълүмат белделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International