Минзәләнең “Умырзая” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында балалар өчен наркотикларга каршы чара үткәрелде.
“Умырзая” үзәге белгечләре балалар белән наркотиклар куллануга каршы күнегүләр ясадылар.
Дәрес тәмамлангач тәрбияләнүчеләр “Не умирай, откажись от наркотиков” дигән рәсем конкурсында катнаштылар.