Буа шәһәрендә семинар-киңәшмә узды

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Буа ветеринария техникумы бинасында «Особенности формирования системы патриотического воспитания молодежи в современных условиях» дигән семинар-киңәшмә узды.

Чарада Буа район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Лилия Садретдинова, Буа районының социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Камалова, Чүпрәле һәм Кайбыч башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча җитәкчеләренең урынбасарлары, Республика Советы ТР ветераннары (пенсионерлары) рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.

Хәбир Иштирәков барлык җыелганнар ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар, геройлары истәлегенә куелган һәйкәл янына чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International