Бу көннәрдә Азнакайның «Юбилейный» стадионында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Бәйрәмне Азнакай районының башкарма комитеты житэкчесе Айдар Шамсутдинов ачты.
Стадионга Азнакай районының физик момкинлекләре чикләнгән кешеләре җыелган иде. Кресло-коляскада хәрәкәтләнүчеләрне алып килү өчен махсус автобус бирелде.
Чарада төрле спорт чаралары, уеннар оештырылды. бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар иҗади коллективлары концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмнән соң барлык кунакларны төшке аш көтте. Бу тәмле ризыкларны «Акчарлак» рестораны тәкъдим итте.