Казанда балалар белән эшләү буенча күп функциональ бүлмә эшли башлады

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

 

Бүген Казанда көч кулланудан зарар күргән балалар белән эшләүне күздә тоткан  күп функциональ бүлмәнең ачылуы игълан ителде.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова, РФ буенча Татарстан Республикасы  тикшерү комитетының идарәсе җитәкчесе Павел Николаев катнашты.

Бүлмә махсус җиһазландырылган сораштыру һәм обзорной заллардан тора. Шуларның берсендә бала өчен уңай атмосфера булдырылган, ә бүлмәнең икенче ягы видеокамера һәм микрофон системалары урнашуыннан гыйбарәт.

Бинада балигъ булмаганнар һәм ата-аналар психологлар, педагоглар белән арлаша, консультация, диагностика алырга мөмкиннәр.

Эш әлеге юнәлеш буенча  Дружественная комната” проекты кысаларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International