Балтач районында яшәүче Рәмзия Гарипованы 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Балтач районында яшәүче Рәмзия Гарипованы 90 яшьлеге белән котладылар

Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагында торучы Рәмзия Гариповага 90 яшь тулды. Юбилярны Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Норма авыл җирлеге башлыгы Фәнил Калимуллин котлады. Алар юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International