Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мир за безопасность на дорогах» чарасы үтте. Әлеге бәйрәмдә ЮХИДИ вәкиле Татьяна Баянова да катнашты.
"Возрожение" тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар өчен төрле уеннар һәм бәйгеләр оештырдылар. Оештыручылар тәрбия алучыларның юлларда, җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр.
Һәр катнашучы истәлекле бүләк иясе булды.