Үсеп килүче буында татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам уяту өчен Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбия алучылар “Сабантуй” спорт бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге чараны Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы оештырырга ярдәм итте.
Бәйрәмне Башкарма комитетның җитәкчесе Наил Мәһдиев ачып җибәрде һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. "Асылташ" приютында тәрбия алучылар концерт программасын бик кызыксынып һәм яратып карадылар, спорт ярышларында актив рәвештә катнаштылар
Яр Чаллының “Асылташ” приюты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре үткәрелгән бәйрәм чарасы өчен Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгына рәхмәтләрен белдерде.