Менделеевскның үзәге карамагында торучылар «Русская изба» музеена бардылар

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген Менделеевскның “Берег Надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тәрбия алучылар "Русская изба" музеена бардылар. Әлеге музей Тихоново авылының китапханәсендә урнашкан.

Катнашучылар әлеге сәфәрдә рус халкының мәдәнияте, фольклоры, традицияләре, йолалары турында күп мәгълүмат белде.Тихоново авылының китапханәчесе Надежда Медведева уен формасында өлкәннәрне рус халкының көнкүреше белән таныштырды.

Чара ахырында өлкәннәр оештыручыларга Мендеелевскның үзәгендә ясалган курчакларны бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International