Бүген Арчаның «Центр милосердия» үзәгендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Хәтер митингы үздырылды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Арчаның «Центр милосердия» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Хәтер көненә багышланган чарага 30 ветеранны чакырдылар. Митинг "Бердәм Россия" партиясе башкарма комитеты җирле бүлеге ярдәмендә оештырылды.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, хәрби хезмәт ветераннары комитеты җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗанов катнашты.

Чара азагында һәр ветеран Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак солдатлар истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International