Бүген Лениногорскның "Исток-Башлангыч " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен Хәрби дан Музеена сәяхәт оештырдылар.
Ветераннар советы рәисе балаларга ватандашларның батырлыклары, әфган сугышы, корал төрләре турында сөйләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда туган илләренә карата горурлык хисе уята, җаваплылык хисен арттыра.