Бүген Чистайда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.
Әлеге чарада Чистайның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Һәммәсе дә ил азатлыгы өчен үз гомерләрен кызганмаганнарын искә төшерделәр. Өлкән буынга рәхмәт белдерделәр, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.