Бөгелмәнең “Радуга" үзәгендә Сабантуй бәйрәме узды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Бөгелмәнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Бердәм Россиянең “Молодая гвардия” вәкилләре белән берлектә балалар өчен Сабантуй бәйрәмен уздырдылар.

Сабантуйда патранотта торучы 40 тан артык бала катнашты. Белгечләр сүзләренә караганда, балалар уеннарда бик актив катнаштылар, бәйгеләрдә игътибарлыкта һәм елгырлыкта көч сынаштылар.

Барлык балаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар яхшы кәеф һәм киләсе елга кабат очрашырбыз дигән өметләр белән таралдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International