Чистайның “Юлдаш” интернат-йортында Хәтер көне узды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Чистай шәһәренең “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Хәтер көне булып узды. 22 июнь иртәсе инде менә ничә ел рәттән хәтер, матәм көне буларак билгеләнеп үтә. 70 ел элек радиодулкыннарда бар дөньяга аваз салган куркыныч, шомлы хәбәр әлеге көнгәчә халык күңелендә яши, онытылмый.

Бүгенге чарада катнашкан һәр кеше үзенең чыгышы, мөнәсәбәте белән моны тагын бер кат исбатлады. Чарада сугыш темасына караган җырлар, шигъри юллар, истәлекләр яңгырады. Биредә яшәүче Бөек Ватан сугышындагы тыл ветераннары, тамашачылар ул куркыныч елларны чагылдырган кайбер тарихи истәлекләр белән уртаклашты. Чара әңгәмә рәвешендә җанлы рухта узды. Бүгенге тыныч, аяз күк йөзебезнең, имин тормышыбызның кадерен белеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә насыйп итсен Ходай һәрбарчабызга да. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International