Минзәләдә һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Минзәләдә Җиңү паркында истәлекле чара узды. Биредә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Чарада Минзәлә шәһәре хәрби комиссары Сергей Владимиров чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тюкин яшь тулган күзләр белән сугыш авырлыклары турында сөйләде.

Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән милләттәшләрне, туганнарны, дусларны искә алып бер минутлыклык тынлык узды.

 Соңыннан балалар сугыш еллары җырларын башкарды һәм шигырьләр сөйләде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International