Тукай районында Хәтер көненә багышланган митинг үткәрелде

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Тукай районының Татарстан поселыгында  "Беркем дә, берни дә онытылмады" һәйкәле янында Хәтер көненә багышланган митинг үткәрелде.

Сугыш турында күп сүзләр әйтелде, куркыныч елларда сугыш барганда һәлак булган миллионлаган кеше турында сүз барды. Әлеге чараның максаты яшь буында патриотик тәрбия булдыру.

Митинг ахырында күккә чисталык, тынычлык һәм игелек символы буларак ак күгәрченнәр җибәрелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International