Лениногорскның “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында «Масштабы незаконного распространения и немедицинского потребления наркотиков среди молодежи» дәресе, «В рабстве у вредных привычек» лекциясе, «Мы выбираем жизнь» рәсемнәр конкурсы, «Формула здоровья» марафоны кебек чаралар үткәрелде.
Әлеге чараларда социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр катнашты. Белгечләр спайс тартуның начар йогынтысы, аларның организмга тәэсире, наркотикларның зыяны турында сөйләделәр.