Бүген “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында Балтач районының "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә “Сәламәт буласың килсә” дигән чара уздырдылар.
Бәйрәм барышында балигъ булмаганнар күңелле ярышларда катнашканнар, табышмаклар чишкәннәр, җырлар җырлаганнар.
Волонтерлар балаларга сәламәт яшәү рәвеше буенча буклетлар таратылды. Шулай ук барлык ял итүче балаларга бүләкләр тапшырылды.