Балтач муниципаль районында “Язгы мәрхәмәт атнасы” акциясе “Битарафлыктан прививка” дип исемләнгән хәйрия чарасы белән башланды. “Волонтер” доброволец үзәге активистлары үзәк район хастаханәсендәге балалар бүлегендә ятучы сабыйлар янына клоун костюмнарына киенеп керделәр.
Активистларга индивидуаль эшмәкәрләр Фәридә Мошкина һәм Лилия Хәкимова ярдәм итте. Ә клоун костюмына киенгән Алина Хәлиуллина исә балаларга фокуслар күрсәтте.
Биредә шулай ук Мәүлизә Гарифуллина җитәкчелеге астындагы театр түгәрәгенең яшь артистлары “Куян малае” дип исемләнгән спектакль дә күрсәттеләр.
Ятып кына торучы балалар да игътибарсыз калмады, волонтерлар палаталар буенча йөреп, аларның да күңелләрен күрергә тырышты.
Әлеге чараны әзерләгән өчен балалар бүлегендә эшләүче хезмәткәрләр “Волонтер” доброволец үзәге кураторы Эльвира Ахмадуллинага зур рәхмәт белдерделәр.