Ютазының чыгарылыш сыйныф укучыларына 7 уку йортын тәкъдим иткәннәр

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Бүген Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада 9, 11 нче сыйныф укучылары, район предприятиеләре, 7 уку йорты  вәкилләре катнашкан.
Укучыларга әлеге учреждениеләрдә уку тәртибе, белгечлекләр, имтиханнар тәртибе турында сөйләгәннәр.
Предприятиеләргә исә иҗтимагый эшләр оештыру, инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдыру турында мәгълүмат җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International