Балтачның “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Чепья авылында урнашкан яңгыннан саклау бүлекчәсе командиры Нияз Абдуллин белән очрашу булды.
Очрашу башында Нияз Филсурович үзләренең бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Аннан сон 2015 ел башыннан районда булган яңгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләрен сөйләп китте. Шулай ук очрашу барышында язгы су басулар турында да телгә алынды. Су басулар булган очракта саклык кагыйдәләрен искә төшереп утте, бәхетсезлек очраклары була калганда 3-42-01(Чепья) һәм 2-58-01 (Балтач) телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.
Очрашу ахырында һәрбер тернәкләну узучыга язгы җәйге вакытта яңгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре язылган памяткалар өләшенде.