Мамадышның "Забота" үзәге коллективына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан конкурста катнашкан өчен призлы урын бирелде

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Мамадыш районында "Җиңүле май" дигән смотр-конкурс узды. Биредә 74 учреждениедән 1 меңнән артык кеше катнашты. Алар арасында Мамадышның "Забота" үзәге коллективы да бар иде. Алар тарафыннан конкурста "Бер йорт балалары" дигән тамаша сәхнәләштерелгән. Режиссеры һәм сәхнәгә куючысы - социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Наталья Кекишева. Бу тамашада җирле документаль материаллар кулланылган, сугыш чорындагы күп балалы гаиләләр, балалар проблемасы күтәрелгән.
Эшләргә бәя бирү нәтиҗәләре буенча, әлеге тамашаның массакүләм булуы, оригинальлеге, нәфис бөтенлеге, музыкаль куелышы югары бәя алуга ирешкән һәм хезмәткәрләргә 2 нче мактаулы урын бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International