Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында язгы мәрхәмәт атнасы башланды

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр, шулай ук хезмәткәрләр язгы мәрхәмәт атнасы акциясе кысаларында узган чараларда актив катнаша. Беренче көнне хезмәткәрләр "Йөрәктән - йөрәккә" дигән фильм карау оештырганнар. Өлкәннәргә акция символы төшерелгән эмблемалар таратканнар.
Шулай ук шәһәр урамнарында "Изгелек кыл" дигән акция дә узган. Халыкка смайликлар, күбәләкләр формасында ясалган окрыткалар таратылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International