"Патриот" яшүсмерләр клубы активистлары ветераннарга Георгий тасмалары бүләк итәчәк

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апасның "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Ветераннарга Георгий тасмалары" дигән акция башланып киткән.  Биредә клубның 10 активисты катнаша.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Патриот" клубы әгъзаларына Георгий тасмасының тарихы, аның мәгънәсе турында сөйләгәннәр. Аннан соң балалар үзләре шул тасмадан күкрәккә куя тага торган брошьлар ясаганнар. Аларны тиздән ветераннарга таратачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International