Зәйнең "Шатлык" үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясе старт алды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәгендә "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясе старт алды. Беренче көнне биредә "Изге башлангычлар көне" буларак узды. Бу көнне социаль адаптациядә кыенлыклары булган балаларга волонтерлык турында сөйләделәр.
Башка көнне исә акциядә катнашучылар өчен яхшы гамәлләр темасына дискуссия оештырылды. Волонтерлык темасы балаларда зур кызыксыну уятты. Алар алга таба бу оешма белән актив эшләргә планлаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International