Балтач үзәк Мәдәният йортында 17 апрель көнне “Күркэм гаилә” конкурсының йомгаклау өлеше узды. Сигез гаилә арасында Нормабаш авылыннан Галиповлар республикада узачак финалга сайландылар.
Балтач районының “Әтиләр союзы” оешмасы рәисе Булат Зыятдинов барлык катнашкан гаиләләргә рәхмәтен җиткерде. Әтиләрнең җәмгыять тормышында актив булулары балалар өчен матур үрнәк булып тора, диде ул. Күркәм гадәтләрне сәхнәдә күрсәтү гаилә кануннарын ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертү икәнлеген азсызыклап, Галипов, Ибраһимов һәм Васильевларга бүләкләр тапшырды.