Бүген ветераннар Курск шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла торган чарага баралар

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары  Курск шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла торган чарада катнашу өчен юлга чыгалар. Биредә 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар - яшь туган ил сакчыларының халыкара очрашуы узачак.
Ветераннар  Александр Ефимович Совин, Касыйм Сәлимгәрәй улы Сәлимгәрәев, Николай Ивановича Шабров, делегация җитәкчесе - ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Елена Артеева һәм Казанның сугыш ветераннары госпитале табиб-терапевты составындагы Татарстан делегациясе Казанның Үзәк тимер юл вокзалыннан 19.45тә кузгалып китәчәк.
Делегацияне  хәерле юл теләп   ТР
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова озата.
Озату тантанасы 18.45тә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International