"Гаилә" республика үзәге сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый торган чаралар оештырган

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге тарафыннан сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнлдерелгән чара оештырылган. Әлеге чарада социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдән балалар катнашкан.
Хезмәткәрләр балаларның яше һәм физик мөмкинлекләре буенча туры килерлек күңел ачу чаралары әзерләгән. Кечкенәләргә оча торган машиналар, паровоз, батут ошаса, өлкәнрәк балалар автодром һәм спорт машиналары, кызлар исә роликларда йөрүне бик ошатканнар. Балалар боулинг та уйнаганнар, 5-D фильм караганнар, тирда атканнар. Чара "Июль" хәйрия фонды белән берлектә оештырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International