Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Йортта куркынычсызлык" дигән чара уздырганнар

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Терроризм һәм экстремизмны кисәтү кысаларында Казанның Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балалар өчен төркемле психологик чара уздырганнар. Балалар уен формасында сюжетлы сурәтләр ярдәмендә өй шартларында барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч ситуацияләрне өйрәнгәннәр. Мисал өчен, янгын, газ  чыгу, су агу, таныш булмаган кешеләр килү. Бу ситуацияләрне инсценировкалау балаларга бу очракларда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International