Алабугада "Мәгариф.Карьера" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уздырылган

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда  "Мәгариф.Карьера" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция кысаларында вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырылган. 9-10 нчы сыйныф укучылары өчен  Алабуганың гына түгел, Яр Чаллының да уку йортлары тәкъдим ителгән. Олы залда аларның презентациясе узган. 500 дән артык өлкән сыйныф укучыларына мәгълүмати буклетлар таратылган.
"Мәгариф.Карьера" акциясен дәвам итеп Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан шәһәр халкы өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелгән. Бу чарада эш бирүчеләр тарафыннан 57 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәдә 40 кеше катнашкан, шуларның 17сенә эш урыннарына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International