Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре Мәскәүдә белемнәрен күтәреп кайттылар

2015 елның 17 апреле, җомга
Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре Мәскәүдә белемнәрен күтәреп кайттылар. Алар коммерцияле булмаган "Подсолнух" инклюзив мәгариф үзәге һәм "Рехаб энд Медикл" компаниясе офисында укыды.
Курслар "Мөмкинлекләре чикле балалар белән психологик-педагогик эшләүдә сенсомотор коррекция", "Рехаб энд Медикл компаниясе махсус җиһазлары ярдәмендә махсус иҗтыяҗлары булган кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү" дигән программа буенча уздырылды.
Социаль адаптация бүлекчәсе мөдире Алсу Волкова, тәрбияче Гүзәл Созинова һәм дәвалау физик культурасы буенча Дмитрий Белоусов үзләре өчен бик күп файдалы һәм әһәмиятле мәгълүмат алдылар. Учреждение эшенә үсештә җитди тайпылышлары булган балаларны тернәкләндерүдә иннвацион методикалар элементларын кертү буенча тәкъдимнәр керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International