Буада хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген Буа районында  хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Чарада районның үзәк сырхауханәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һ.б. предприятиеләр вәкилләре катнашты. Утырыш барышында түбәндәге сораулар каралды: производствода бәхетсезлек очраклары, бу очракларны, һөнәри чирләрне киметү буенча алдан чаралар күрү, бу чараларны финанслау,  "Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч" республика конкурсында катнашу.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсим Мәүлетов исә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан  район оешма һәм предприятиеләрендә уздырылачак чаралар турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International