Бу программаны эшләүче – “Маяк” комплекслы үзәге психологы Лилия Петрова. Программаның асылы патронаждагы гаиләләрдәге балалар өчен социаль-анимация чараларын уздырудан гыйбарәт. Моның белән аларга дөрес томыш ориентирлары табарга ярдәм итеп була, дип уйлый психолог. Мисал өчен, яшүсмерләр сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, наркотикларның зыяны, тормыш иминлеге нигезләре турында тыңлый алачак. Гадәттә, патронаждагы гаиләләрдәге ата-аналар балалары белән бу темаларга сөйләшүне кирәк дип тапмыйлар, моңа әһәмият бирмиләр.
Көзге каникулларны белгечләр файдалы итеп кулланган инде – алар 3 ерак авылга чыгып, учетта торучы 4 гаиләдәге 11 яшүсмер белән аралашканнар. Кечкенә яшьтәгеләр өчен уен формасында чара уздырсалар, өлкәннәр белән наркомания, эчкечелек темасына тренинг үткәргәннәр.
Ел азагына чаклы мондый 2 чара уздыру көтелә. Белгечләр бу өй шартларындагы үзенчәлекле дәресләргә районның мәшгульлек үзәге белгечләрен дә җәлеп итәргә уйлыйлар. Балаларга һөнәр сайлау турында сөйләү планлаштырыла.