1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә чаклы Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы кысаларында чаралар уздырылган. Шушы көннәрдә бирегә “ЕлховНефть” идарәсе башлыгы – ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов килгән. Ул карамактагы гражданнарны бәйрәм белән котлаган һәм инвалидлар декадасы кысаларында 20 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәткән.
Интернатка шулай ук “АгроИнвест” ИК ҖЧҖ генераль директоры Рәис Сөләйманов та килгән. Ул интернатка 25 мең сум акча биргән.