Инвалидлар декадасы кысаларында Питрәч районы “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Әкият иленә сәяхәт” дигән чара уздырылган. Бу чараның максаты мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм атмосферасы тудыру, аларның хәрәкәт активлыгын арттыру, физик һәм психик сәламәтлеген ныгытудан гыйбарәт булган.
Бәйрәм барышында балалар әкиятләр турында сөйләшкәннәр, табышмаклар отканнар.
Чара ахырында төсле кәгазьләрдән уч рәсемнәре кисеп, аларны әкият агачына элеп куйганнар.