Тукай районы “Шәфкать” үзәге психологы хәмер куллануның зыяны турында сөйләгән

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген Тукай районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  психологы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Үзеңне сакла”  дигән темага викторина уздырган. Биредә мәктәп укучыларына хәмер куллану һәм тәмәке тартуның зыяны турында сөйләгәннәр.

Чарада 10-11 нче сыйныфларда белем алучы 19 укучы катнашкан.

Бу дәрес балаларга сәламәт тормыш рәвешенең мөһимлеген аңлату максатыннан үткәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International