Инвалидлар декадасы кысаларында Балык Бистәсе “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре берничә чара уздырганнар. Шулар рәтендә – күптән түгел генә үткән “Син ялгыз түгел” дигән флеш-моб.
Район мәдәният йортында булган бәйрәм концертына килгән һәрбер кунакка волонтерлар үз куллары белән ясаган “кояшлар” бүләкләр иткәннәр. Бу “кояшны” алган һәр кеше елмаеп җавап биргән.