Инвалидлар декадасы кысаларында Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен чара уздырганнар.
Өлкәннәр һәм балалар “Тылсымлы илдә” кунакта булып, әкият геройлары белән танышканнар, шигырьләр чыгарганнар, музыкаль эстафетада катнашканнар.