Шушы көннәрдә Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәгендә “Кешеләр алай бүленми” дигән чара узган.
Дәрес әңгәмә формасында үткән. Ул балаларның мөмкинлекләре чикле кешеләр турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек тудырган. Белгечләр балаларга спортчылар, рәссамнар, язучылар, шулй ук авыруларына карамастан көчле рухлы булып кала алган гади кешеләр турында бәян иткәннәр.