Бөгелмәнең "Радуга" комплекслы үзәге карамагындагы балалар өчен сабын куыгы тамашасы оештырылган

2014 елның 5 декабре, җомга
Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә "Мамонтенок" волонтерлар клубы белән берлектә аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган һәм мөмкинлекләре чикле балалар өчен сабын куыгы тамашасы уздырылган.
"Сәдәп" дигән күңелле клоун бу көнне балаларның күңелен ачып, аларга сабын куыгы белән төрле кызыклы номерлар күрсәткән. Балалар сабын куыгыннан ясалган төрле хайван сурәтләре, фигураларны күреп нык  гаҗәпләнгәннәр.
Чара бик күңелле узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International