Яшел Үзән районы "Родник" үзәге белгечләре "Һәркем өчен тигез мөмкинлекләр" дигән чара уздырганнар

2014 елның 5 декабре, җомга
Яшел Үзән районы  "Родник" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белгечләре "Волонтер" үзәге белән берлектә "Һәркем өчен тигез мөмкинлекләр" дигән чара уздырганнар. Әлеге чара Халыкара инвалидлар көне уңаеннан үткән.  Бу көнне урамдагы  кешеләргә "Дөнья бөтен кешеләр өчен дә бер" дигән лозунг язылган тематик открыткалар таратканнар.  Шәһәрдәшләрне  мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерантлы булырга өндәгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International