Бүген Кумараның “Тылсым” комплекслы үзәге каршындагы “Бәйрәмен үткәрүчеләр клубы”на йөрүче балаларны “Чаларган граф” кафесына алып барганнар. Әлеге чара якынлашып килүче Әниләр көне һәм 1 нче декабрьдән башланачак инвалидлар декадасына багышланган.
Төшке аш алдыннан “Тылсым” педагогы М.Әхмәдиева балигъ булмаганнар белән тормыш максатлары һәм гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә корган. Аларга әниләре турында сөйләргә кушкан. Бу көнне балалар тарафыннан әниләренә карата бик күп җылы, матур сүзләр яңгыраган.
Бәйрәм рухы сеңгән әлеге чара балалар күңеленә бик хуш килгән.