Казанда күрү буенча инвалид балалар арасында бишенче Идел буе ачык иҗат фестивале узган

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстаннан һәм Идел буеның төрле шәһәрләреннән килгән 5-18 яшьлек 73 конкурсант солист-вокалчы, инструменталь башкару, ансамбль, хореография, нәфис сүз, кулланма иҗат номинацияләре буенча үзләренең талантларын күрсәткәннәр. Балаларның эшләрен Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләгән. Призлы урыннар яулаган конкурсантлар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләгәннәр. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр өләшенгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International