Бу чарада 14 команда катнашкан, барлыгы 132 спортчы килгән. Ярышлар “Актаныш” универсаль спорт залында узган.
Шахматлар буенча беренчелекне Яр Чаллы спортчылары алган, Чистайлылар – икенче, Лениногорсклар өченче урын яулаган. Авыл-районнар арасында беренче урынны актанышлылар, икенчене кукмаралар алган. Өченче урында Сабадан килгән спортчылар калган.
Шашка-64 тә чистайлыларга тиң булмаган, икенче урынны Лениногорск, өченче урынны Бөгелмәлеләр алган.
Шашка-100 дә беренчелек Чистайда, икенче урын – Лениногорск, өченче урын исә Яр Чаллыда.
Абсолют җиңүчеләргә иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылган.