Мамадыш “Забота” үзәге проекты 2014 нче елда ТР бюджетыннан субсидияләр алуга конкурста җиңгән

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Мамадыш  районы “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Мамадыш инвалидлар җәмгыяте белән берлектә 2014 нче елда ТР бюджетыннан субсидияләр алуга социаль ориентлашкан коммерцияле булмаган оешмалар  конкурсында катнашканнар. Алар тәкъдим иткән “Чүлмәк ясау кәсебе” проекты  конкурс комиссиясе тарафыннан  “Инвалидлар һәм аларның гаиләләрен социаль адаптацияләү, аларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү” номинациясендә җиңүче дип табылган.

241 480 сум күләмендә откан грант исәбенә  4 чүлмәк ясау боҗрасы, чүлмәк ясау остаханәсендә  мастер-класслар уздыру өчен материаллар сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International