Түбән Кама “Веста” үзәге белгечләре “Гаиләнең бәхете – хатын-кыз кулларында” дигән чара уздырганнар

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көнен якынлашу сәбәпле, Түбән Кама “Веста” үзәге белгечләре “Гаиләнең бәхете – хатын-кыз кулларында” дигән чара уздырганнар. Биредә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән аналар катнашкан.

Алар өчен “Әни булу бәхете” дигән социаль ролик күрсәтелгән. Катнашучылар бәхетле әниләр турында слайдлар караганнар, конкурс, ярышларда катнашканнар.

“Асоциатив рәт” методикасы ярдәмендә  психолог катнашучылар арасында гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә диагностика да уздырган.

Чара ахырында һәр әнигә бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International